Мәскәүдә Технологик үсеш агентлыгы эшчәнлеге турында сөйләячәкләр

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 13 февралендә Мәскәүдә "Эшлекле Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы мәйданнарында Технологик үсеш агентлыгы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен үз мөмкинлекләрен күрсәтүне планлаштыра, аның кысаларында Агентлык үзенең эшчәнлеге, төп сервислары турында һәм нәтиҗәле технологик алымнар эзләүдә Россия компанияләренә булышлык күрсәтүе хакында, шулай ук фармацевтика, нефть химиясе һәм экология өлкәләрендә берничә югары технологик проект турында сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү ш., Делегатлар ур., 7 нче й., стр.1, "Эшлекле Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы  бинасы, 2 кат, 224 нче аудитория.

Чарада катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: event@t-ag.ru. Элемтәгә керү өчен -  Радченко Арина, тел. 8 (909) 694-98-02.

Сезне чарада катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International