Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы кысаларында төзелгән "Медицина Фәне Үзәге" региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып китте. Әлеге инжиниринг үзәге, алдынгы фәнни һәм җитештерү оешмалары белән берлектә эшләп, югары технологияле медицина җиһазларын уйлап табарга, шул исәптән медицина манипуляцияләре ясау күнекмәләрне шомарту өчен медицина робот-симуляторлары уйлап табарга һәм җитештерергә мөмкинлек бирә.
Владимир Путин операция залындагы симуляторга аерым игътибар бирде, анда хирурглардан алып анестезиологларга кадәр табиблар бригадасы һәм ярдәмче персоналның эше роботларда шомартыла иде, шулай ук эндоскопия белән карау симуляторлары, реанимация симуляторлары һәм педиатрия тәҗрибәсен шомарту өчен каралган роботлар да аның игътибарыннан читтә калмады. Сүз уңаеннан, "балалар" медицина симуляторларының Россиядә бердәнбер булган производствосы нәкъ менә "Медицина Фәне Үзәге" РИҮ базасында урнашкан.