Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышы эшендә катнашты

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн сумнан артык суммалык продукция төяп җибәрде. Комплексның база предприятиеләрендә уртача алынган файда бер кешегә 14,5 млн сум тәшкил итте. Мондый күрсәткечләрне кичә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышында җиткерделәр. 

2017 елда нефтьгаз химиясе комплексында җитештерү күләмнәре, тулаем алганда, узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. 2015 –2019 елларга Үсеш программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле үсеш темпы 103% тәшкил итте, бу планнан азрак. Күрсәткечне нефть табу секторында гына күтәреп булды.  

Республикада бер елга 35,7 млн тонна нефть табылды, үсеш темпы акрынайды. Россиянең ОПЕК алдындагы йөкләмәләре тоткарлаучы фактор булды. Нефтьне илдән экспортка чыгару күләмнәре узган елдагы кебек, ә алынган файда өч өлешкә артты. 2017 елда «Татнефть» 28 млн. 586 мең тонна нефть чыгарды, шулардан 6% – югары үзле нефть.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International