Артём Здунов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советы утырышында инвестиция эшчәнлеге турында сөйләде

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советының 2018 елның 29 гыйнварында булган Киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга эш планы турында җиткерелде. Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисапны һәм 2018 елга чыгымнар сметасын раслау; Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" дигән уртак йомгаклау коллегиясе хакында; Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге Съездына делегатлар сайлау.

Артём Здунов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан инвестиция эшчәнлеге мәсьәләләре буенча закон актларына инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр эше өчен тагын да уңайрак шартлар булдыруны күздә тоткан үзгәрешләр проектлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International