ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кредит оешмаларын субсидияләүгә федераль бюджеттан өстәмә 805,3 миллион сум бирелде. Акчалар  өстенлекле тармакларга караган проектларны гамәлгә ашыру өчен  КУЭларга ташламалы ставкалар буенча бирелгән кредитлар буенча  алынып бетмәгән керемнәрне каплауга бара. 2018 елга каралган бюджет ассигнованиеләренең  беренчел суммасы 635,5 миллион сум күләмендә иде. Хәзерге вакытта гомуми сумма 1 440,8 миллион сумны тәшкил итә. 

 "Татарстан икътисады алдында торган төп бурычларның берсе - республика икътисады үсешенең озак срокка исәпләнгән чыганакларын формалаштыруга һәм импортны алыштыруга  нигез булырлык югары технологияле секторны үстерү", - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген Петербург халыкара икътисадый форумында.  Татарстан Республикасы планлы рәвештә инновацияле үсеш һәм югары технологияләрне гамәлгә кертү юлыннан бара, дип басым ясады ул.

Россиядә  социаль эшкуарлыкны үстерүгә һәм алга этәрүгә керткән өлеш өчен тапшырыла торган "Миһербанлылык импульсы"  премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә.  Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2018 елның 4 октябрендә Мәскәүдә уздырыла.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Россия субъектларының социаль-икътисадый торышы рейтингында дүртенче урынны алды (2016 елда - 5 нче урын). Беренче өч урынны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автоном округы - Югра били.

Иртәгә - 24 май көнне старт алачак Петербург халыкара икътисадый форумы-2018 ачылышына "Россия сегодня" МИА медиагруппасының "РИА Рейтинг" рейтинг агентлыгы Россия субъектларының социаль-икътисадый торышының чираттагы, исәп буенча сигезенче рейтингын әзерләде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эш тәҗрибәсен бүген Төньяк Осетия-Аланиянең икътисадый үсеш министры урынбасары Алета Цориева өйрәнде. ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин коллегасына ведомство һәм ведомствога караган учреждениеләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. 

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең микрозаймнар портфеле 730 млн сумнан артып китте. Агымдагы елда 57,3 млн сумлык 25 микрозайм инде бирелгән.

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән займнар түбәндәге икътисадый эшчәнлек төрләре буенча бирелә:

26 май көнне Эшкуарлар йортында Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Эшкуарлар уңышлы бизнесмен өчен кирәкле белемнәрне һәм күнекмәләрне алудан, яңа танышуларга, элемтәләргә ия булудан тыш, вакытларын гаиләләре белән бергә  файдалы итеп үткәрә алачак.

Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.

"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка  туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре  продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:

Кече һәм урта бизнесның торышы һәм аның Россия икътисадындагы ролен көчәйтү өчен кирәкле чаралар турында фикер алышу. Буген Санкт-Петербургта уза Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы үз алдына әнә шундый бурычлар куя.

 


22
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Алексеевск районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Ул ярдәм чаралары турында сөйләде һәм  әле күптән түгел генә Татарстанда авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китүен искә төшерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International