Бүген Фәрит Габделганиев Алексеевск эшкуарларына кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында сөйләде

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Алексеевск районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Ул ярдәм чаралары турында сөйләде һәм  әле күптән түгел генә Татарстанда авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китүен искә төшерде. "Авылда эшкуарлык" дип аталган махсус ташламалы продукт эшкуарларга (КФХ, ШЭ, Авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы, шул исәптән сату (сәүдә) кооперативлары һәм КУЭның башка субъектлары) махсус шартларда Фонд поручительствосын алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта авыл җирлегендә мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре (кредит, займ, лизинг) суммасыннан елына 0,5%тан алып 70%ка кадәр комиссия алына. Шулай ук Алексеевск районы территориясендә сәнәгать мәйданчыгы ачу мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International