Фәрит Габделганиев: "Югары технологияле секторны үстерү һәм икътисад үсешенең озак срокка исәпләнгән чыганакларын формалаштыру - төп бурычларның берсе"

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

 "Татарстан икътисады алдында торган төп бурычларның берсе - республика икътисады үсешенең озак срокка исәпләнгән чыганакларын формалаштыруга һәм импортны алыштыруга  нигез булырлык югары технологияле секторны үстерү", - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев бүген Петербург халыкара икътисадый форумында.  Татарстан Республикасы планлы рәвештә инновацияле үсеш һәм югары технологияләрне гамәлгә кертү юлыннан бара, дип басым ясады ул.

Министр Габделганиев Татарстанның өченче ел рәттән Россия Федерациясе субъектларының инновацияле үсеше рейтингында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенә кергән төбәкләр арасында - 1 нче һәм Росия Федерациясе буенча 3 нче урында баруын искә төшерде.

"Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес" рейтингы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәткәрләре академиясе (РАНХиГС) һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе (АИРР)  белән уртак, "Интерфакс" Халыкара мәгълүмат төркеме һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә төзелә.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International