26 май көнне Эшкуарлар йортында Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Эшкуарлар уңышлы бизнесмен өчен кирәкле белемнәрне һәм күнекмәләрне алудан, яңа танышуларга, элемтәләргә ия булудан тыш, вакытларын гаиләләре белән бергә файдалы итеп үткәрә алачак.
Программада тъбәндәгеләр каралган:
- нетворкинг - рәсми булмаган шартларда ныклы элемтәләр булдыру; - бизнес өчен кирәкле уникаль мөмкинлекләр: - инвестицияләр, стартаплар, партнёрлар, спонсорлар табу;
- воркшопларда һәм лекцияләрдә катнашу, белем һәм тәҗрибә уртаклашу;
- үзара файдалы сделкалар, валюта эшләү, уен формасында аукционнарда катнашу.
Һәртөрле интерактив уеннарда катнашып, эшкуарлар максималь санда таткоиннар (Вusiness Weekendның махсус валютасы) эшли һәм аларны кыйммәтле призларга алыштыра алалар. Шулай ук һәр катнашучы самолёт штурвалы артында утырып, очышның бөтен эмоцияләрен кичерә, интерактив бильярд уйный ала. Иҗади шәхесләр өчен үз фирма стилен булдыру буенча экспресс мөмкинлекләр каралган.
Балалар өчен аерым программа төзелгән. Шул исәптән, KIDS SPACE мәйданчыгы эшләячәк, анда яшь бизнесменнар үзләре теләгән юнәлешне, һәм шулай ук Робот техникасы клубын сайлый алалар.
Гаилә бәйрәме форматындагы чара 26 май көнне 11:00 дә Эшкуарлар йортында (Петербург ур., 28) узачак. Катнашу өчен түбәндәге телефон номеры буенча 8 (843) 222 900 (өст. 301) яисә электрон почта аша Dom_pred@mail.ru теркәлергә кирәк.
ТР ИМ матбугат хезмәте