Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерүгә һәм алга этәрүгә керткән өлеш өчен тапшырыла торган "Миһербанлылык импульсы" премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә. Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2018 елның 4 октябрендә Мәскәүдә уздырыла.
"Безнең киләчәк" Төбәк социаль программалары фонды тарафыннан гамәлгә куелган "Миһербанлык импульсы" премиясе - Россия социаль эшкуарлыгы тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Премия ел саен гади эшкуарларның, эре бизнесның, коммерциячел булмаган сектор вәкилләренең, уку йортларының, гаммәви мәгълүмат чараларының, федераль һәм төбәк хакимияте вәкилләренең социаль бизнесны үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтә. Тантаналы һәм күркәм чара Россиянең иң яхшы социаль эшкуарлары эшчәнлегенә җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итә. Алты ел эчендә Премия Россиянең 17 төбәгеннән килгән 68 лауреатка тапшырылды.
Премиянең бүләкләү фонды 2 500 000 сумнан да ким түгел.
2018 елның номинацияләре:
- Социаль эшкуарлыкныүстерүгә керткән шәхси өлеш өчен;
- "Мәдәният өлкәсендә социаль эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеш өчен" дип аталган махсус номинация;
- Цифрлы икътисад өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты өчен;
- Социаль эшкуарлыкка системалы якын килү өчен;
- Социаль эшкуарлыкны үстерү буенча иң яхшы корпоратив программа өчен;
- Социаль эшкуарлыкка ярдәм итүнең иң яхшы төбәк программасы өчен;
гаммәви мәгълүмат чарасы ярдәмендә социаль эшкуарлыкны иң яхшы яктырткан өчен;
социаль эшкуарлык өлкәсендә иң яхшы Россия белем бирү программасы өчен.
Гаризаларны 2018 елның 31 маена кадәр (Мәскәү вакыты белән 18:00гә кадәр) бирергә мөмкин.
Конкурс сайлап алуында катнашу өчен түбәндәге сайтта гариза тутырырга кирәк: http://application.impulsdobra.ru/. Гаризага номинант турында гаризада күрсәтелгән мәгълүматны раслаучы өстәмә материалларны (ГМЧдагы язмалар, матбугаттагы фикерләр, рәхмәт хатлары, бүләкләр, алынган сертификатлар/дипломнар/патентлар хакында белешмә, белгечләрнең бәяләмәләре, рекомендацияләре һ.б.лар) теркәргә кирәк.
Конкурс турындагы нигезләмәне http://nb-fund.ru/award/regulations/ сайтында карарга була.