ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

Эшкуар – эшне куу сүзләреннән ясалган. Бу бик кыйммәтле сыйфат. Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен авырлыклардан һәм җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаганнар билгеләп үтә. Минемчә, бу бәйрәмнең нәкъ менә 26 майга туры килүе очраклы түгел. Яз – хезмәт һәм алгарыш символы.


25
май, 2018 ел
җомга

Төмән өлкәсе, Мәскәү һәм Татарстан Россия төбәкләренең инвестицияләр өчен кызыклы булуы рейтингының беренче урыннарында. Татарстанга лидерлар өчлегендәге урынны саклап калырга мөмкинлек биргән төп күрсәткечләрдән предприятиеләрне һәм милекчелек хокукларын теркәү процедураларының тиз һәм гадиләштерелгән рәвештә башкарылуын аерым күрсәтергә кирәк. 

Бүген Петербург халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә. Ул эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм базарлар белән тулаем дөнья яссылыгында үсә торган Россия өчен мөһим төп икътисадый мәсьәләләр турында фикер алышу өчен  дөньякүләм әһәмияткә ия алдынгы мәйдан булып тора. Форум эшендә Татарстан делегациясе дә катнаша. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән очрашты. Ул узган елда  Россия буенча төяп җибәрелгән наноиндустрия продукциясенең гомуми күләменнән Татарстан 23,2% ын төяп җибәргән, дип хәбәр итте. Татарстан икенче ел рәттән 1 нче урын ала. "Наноиндустрияне үстерү - безнең өчен өстенлек", дип билгеләп үтте Министр Габделганиев.

Үз өлкәләренә караган укуларга атнасына якынча 3 сәгать вакыт бүлеп бирә алган Татарстан эшкуарлары "Бизнес-класс" онлайн-проектында катнаша ала.  «Google» компаниясе һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге уку-укыту программасы интернет-порталда эзлекле төзелгән курс булып тора. 

Татарстан Республикасы әниләре бизнес нигезләренә "Әни-эшкуар" проекты кысаларында  бушлай өйрәнә алачак. Ул декрет ялындагы хатын-кызлар, балигъ булмаган балаларның аналары, шулай ук эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән. Проектның максаты - аларга үз эшләрен башлауда һәм үзләре генә гамәлгә ашыра алмаган бизнес-идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итү. 


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бүген яңа I.TATARSTAN2030.RU рәсми сайты эшенә старт бирделәр. Яңа проектның презентациясе Петербург халыкара икътисадый форумында узды.

Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ташкент өлкәсе хакиме Гуломҗан Ибраһимов имзаларын беркеттеләр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Автоном коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан Республикасы территориясендә "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" стратегик инициативасын тормышка ашыру максатларында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. 

Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашуы узды.  

Санкт-Петербург губернаторы төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр шактый динамик рәвештә үсә, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2016 елда товар әйләнеше 30 млрд сумнан артып китте. 

"Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү мәсьәләсе республиканың алга таба инновацион үсеше өчен бик мөһим шарт булып тора", - дип белдерде Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге коллегалары белән әңгәмәсендә. Исегезгә төшерик, Татарстан делегациясе Питер форумы эшендә актив катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International