Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен «РосЭкспоКырым. Көндәшлеккә сәләтлелек". Россия җитештерүчеләренең V күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Чара Ялтада агымдагы елның 8-10 июне көннәрендә үтәчәк.
"РосЭкспоКырым" азык-төлек җитештерүчеләрне һәм дистрибьюторларны бер мәйданчыкка туплаячак. Күргәзмәдә Россия җитештерүчеләре продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, аерым алганда:
- ит, кош;
- балык, диңгез продуктлары;
- бакалея;
- сөт продукциясе;
- хәләл продукция;
- май продукциясе, соуслар;
- катырылган продуктлар;
- кондитер һәм икмәк эшләнмәләре;
- консервация;
- алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр;
- җиләк-җимеш, яшелчә;
- чәй, каһвә;
- сәламәт туклану;
- әрҗә һәм продуктларны төрү, этикетка;
- азык-төлек ингредиентлары, өстәмәләр, тәмләткечләр;
- азык-төлек сәнәгате өчен җиһазлар;
- юу һәм дезинфекция матдәләре;
- кирәк-ярак продукция.
Шулай ук күргәзмә кысаларында эшкуарлар өчен тематик түгәрәк өстәлләр, форумнар, моцарелла һәм буррат сырларын ясау, тар-тар соусын, утта ит һәм каклаган томаттан туңдырма әзерләү буенча мастер-класслар, азык-төлек продуктларын һәм эчемлекләрне тәмләп карау конкурслары узачак. Чараның программасы белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://expocrimea.com/
Әлеге күргәзмә бишенче мәртәбә үткәрелә.
ТР ИМ матбугат хезмәте