2018 елда Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 57,3 миллион сумлык 25 микрозайм бирелде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең микрозаймнар портфеле 730 млн сумнан артып китте. Агымдагы елда 57,3 млн сумлык 25 микрозайм инде бирелгән.

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгын үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән займнар түбәндәге икътисадый эшчәнлек төрләре буенча бирелә:

- җитештерү һәм эшкәртү (шул исәптән импортны алыштыруны тәэмин итә торган);

- авыл хуҗалыгы;

- төзелеш;

- фән һәм техниканы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек һәм инновацияләр;

хезмәт күрсәтү сферасындагы эшчәнлек.

 

Фонд файдалы шартларда микрозаймнар алырга тәкъдим итә:

займ суммасы 100 000 сумнан 3 000 000 сумга кадәр;

займнар буенча процент ставкалары 8%ка кадәр;

срогы 36 айга кадәр;

- тәэмин ителеш: мөлкәт залогы (күчемсез милек, транспорт чаралары, җайланмалар) һәм поручительство.

Микрозаймнар бирү турында тулырак мәгълүматны Фонд сайтында табарга мөмкин - www.fpprt.ru. "Кайнар линия" телефон номеры: (843) 524-90-90.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International