"Бүген Татарстан Республикасында киләчәк икътисады - Цифрлы икътисадның куәтле тармагын булдыру өчен эшкуарларның һәм галимнәрнең, инвесторларның, дәүләт компанияләренең һәм үсеш институтларының, депутатларның һәм чиновникларның үзара көйләнгән эше таләп ителә", - дип хәбәр итте бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт энергетика университетында үтә торган
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Инвестицион совет президиумының чираттагы утырышын уздырды, дип хәбәр ителә http://president.tatar.ru сайтында. Утырыш эшендә ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты. Тәкъдим ителгән инвестицион проектларны, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) принципларында төзелгән ике проектны тикшерделәр.
Татарстанлылар "Бизнес-навигатор" мәгълүмат-аналитика системасы ярдәмендә базар һәм көндәшлекле мохит турында, товар һәм хезмәтләрнең агымдагы кулланылышы хакындагы мәгълүматны белә, һәм шулай ук якынча безнес-план җыелмасы белән таныша ала. Шулай ук https://navigator.smbn.ru сайтында КУЭ субъектларына гамәлдәге ярдәм чаралары;
Сәяси һәм икътисадый коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) һәм Югары икътисад мәктәбенең Төбәк сәяси тикшеренүләр лабораториясе мэрларның нәтиҗәлелеге турында беренче рейтингны эшләделәр.
Экспертлар 2018 елның гыйнвар - март айларындагы вазгыятькә ике блок - сәяси-идарә һәм социаль-икътисадый юнәлешләр буенча бәя бирделәр, дип хәбәр итә "Вдомости" газетасы.
2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгындагы чираттагы утырышы узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты
"Алабуга" Махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты үзен студентларына чыннан да кирәкле белем һәм күнекмәләрне бирә торган уңышлы проект итеп танытты. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" Махсус икътисадый зонасы Корпоратив университетының 4 нче дулкын чыгарылыш студентлары белән очрашуда белдерде. Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, һәм шулай ук 4 нче дулкын чыгарылышы, элек биредә укыган һәм бүген инде МИЗда эшләүчеләр катнашты.
ТР Икътисад министрлыгы фаразлары буенча 2020 елга "ИННОКАМ"да хезмәт җитештерүчәнлеге һәм экспорт күләме 1,5 тапкырга артачак. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 700 млрд сумнан артыкны тәшкил итәчәк. Бүген кластерда куәтле инновацион потенциал тупланган. Бу әлеге территорияне Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, тулаем Россия Федерациясендә үсеш ноктасы сыйфатында билгеләргә мөмкинлек бирә. Биредә илебездә чыгарыла торган синтетик каучукның 45,2%ы, стирол полимерының 57%ы, Россия йөк машиналарының һәр өченчесе һәм йөк шиннарының һәр икенчесе җитештерелә.
Татарстан Республкасы Икътисад министрлыгы КУЭ субъектларының smb.tattis.ru Кече һәм урта бизнесның мәгълүмат порталы ярдәмендә дәүләт сатып алулары һәм иң эре предприятиеләрнең сатып алулары системасына керә алуын тәэмин итә. Бу Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы үсешен тәэмин итәргә һәм сатуларның көндәшлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.
Фирманың бәя стратегиясен ничек эшләргә һәм продуктның конкуренциядәге өстенлеген ничек булдырырга. Татарстан эшкуарлары товарны уңышлы сатуның әлеге һәм башка серләренә "Экспорт проекты буларак маркетинг" семинары кысаларында төшенә алалар. Өйрәтү семинары Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й.) 22 майда уза.
Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә, кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга һәм керемнең артуын ничек тәэмин итәргә. Табыш алуның нәтиҗәле алымнары турында Татарстан эшмәкәрләренә 22 майда «Стратегик финанслар: интеллектуаль милек хисабына табыш арттыруны һәм салым ташламалары алуны ничек тәэмин итәргә» тренингы кысаларында сөйләячәкләр. Чара 15:00 алып 18:30 кадәр Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28) узачак.