Татарстан янә лидерлар бишлегендә. «РИА Рейтинг» Россия субъектларының социаль-икътисадый торышына анализ ясады.

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстан Россия субъектларының социаль-икътисадый торышы рейтингында дүртенче урынны алды (2016 елда - 5 нче урын). Беренче өч урынны Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автоном округы - Югра били.

Иртәгә - 24 май көнне старт алачак Петербург халыкара икътисадый форумы-2018 ачылышына "Россия сегодня" МИА медиагруппасының "РИА Рейтинг" рейтинг агентлыгы Россия субъектларының социаль-икътисадый торышының чираттагы, исәп буенча сигезенче рейтингын әзерләде. Яңалыклар Россия мәгълүмат агентлыгы заказы буенча әзерләнгән рейтинг 2017 ел өчен төбәк үсешенең төп күрсәткечләрен эреләндерү-туплау нигезендә төзелә. Рейтинг нәтиҗәләре Россиянең икътисадый картасында теге яисә бу төбәкнең тоткан урыны турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. 

Рейтингны төзү методикасы 4 төркемгә тупланган төрле күрсәткечләрне берләштерүгә нигезләнә:  икътисад масштабы күрсәткечләре, икътисадның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, бюджет тармагы күрсәткечләре, социаль өлкә күрсәткечләре. Рейтинг РФ субъектларын интеграль рейтинг күрсәткечләренең кимүгә таба баруы тәртибендә урнаштыра.  РФ субъектының интеграль рейтингы  күрсәткечләр төркеме рейтинг балларының уртача геометрик мәгънәсе буларак билгеләнә.     РФ субъектының һәр күрсәткеч төркеме буенча рейтинг баллы күрсәткечләр төркеменә керә торган барлык рейтинг балларының уртача арифметик мәгънәсе буларак билгеләнә.

 Тулырак түбәндәге сайтта: http://riarating.ru/regions/20180523/630091911.html

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International