2019 елда КФҮдә бэк-офислар кертергә ниятлиләр

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәгенең (КФҮ) һәр филиалында  бэк-офислар кертергә планлаштыралар. Планнар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күп функцияле үзәкләрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Бэк-офисларны гамәлгә кертү кабул итү вакытында хезмәткәрләрне артык йөкләнештән арындыруга, вакытны кыскарту һәм КФҮнең үткәрү сәләтен арттыруга юнәлдерелгән. Татарстанда КФҮ директоры Ленара Мозаффарова билгеләп үткәнчә, хәзер документлар пакетларын сканерлау һәм комплектлау буенча эш күләме "кабул итү тәрәзәләрендә" гамәлгә ашырыла, ә бэк-офислар барлыкка килүгә - бу аларның эшчәнлек өлкәсе булачак.

2019 елда КФҮдә өстәмә 12 төр хезмәт күрсәтелә башлады – татарстанлыларга ИНН, пенсия алды яшенә җитү турында белешмә, үзмәшгульләр статусы алырга теләүчеләр өчен консультация алырга, торакка мохтаҗ ятимнәр исемлегенә кертелүгә гариза бирергә мөмкин. 15 марттан "Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы" АҖ хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге барлыкка килде. Апрель аенда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә язгы сезонга ауга рөхсәт бирү хезмәте кертелде.

КФҮнең алга таба үсеше күрсәтелә торган хезмәтләрнең ассортиментын киңәйтүне, "тәрәзәләр" һәм белгечләр санын арттыруны күздә тота. Шулай ук КФҮнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләп бетерү һәм сакчыл җитештерү принципларын кертүне дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International