Алабугада Ачык ишекләр көне

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

13 майда Алабуга бизнес-инкубаторында яшь эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне узачак.

Яңа эш башлаучы бизнесменнарга Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары: ташламалы кредит һәм офисларны арендалау, банклар каршында поручительлек бирү, халыкара һәм Россия күргәзмәләрендә һәм форумнарында бушлай катнашу, "Кече һәм урта эшкуарлык бизнес-навигаторы" интернет-порталы мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Үткәрү урыны – Казан ур., 13 йорт.

Үткәрү вакыты -  15:00-16:00.

Катнашу өчен 8 (85557) 78342 телефоны аша теркәлү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International