Россия Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

"Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында әлеге карар проекты белән танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне 7 майга кадәр Икътисад министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү секторына электрон почта аша җибәрергә мөмкин: AV.Ponomareva@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International