13-18 май көннәрендә Казанда авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылган "АгроНТИ" Бөтенроссия конкурсының икенче туры узачак.
Беренче турда Татарстан Республикасы бирелгән гаризалар саны буенча төбәкләр арасында беренче урынны биләгән – республика мәктәп укучыларыннан 3400 гариза алынган, тапшырылган проектларның 200 икенче турга узган.
Авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөтенроссия конкурсы илкүләм технологик инициатива кысаларында авыл җирлегендә укучыларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Бәйге дүрт юнәлеш буенча уза: пилотсыз очу аппаратлары, робототехника, геокосмик системалар һәм метеостанцияләр.
Конкурсның финалы 31 август - 6 сентябрь көннәрендә ике мәйданчыкта: Әлмәттә һәм Белгородта узачак.