2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча бизнес өчен күпфункцияле үзәккә кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) вәкилләренең 2000 артык уникаль мөрәҗәгате кергән.
Эшкуарлар мөрәҗәгатьләре буенча иң популяр хезмәтләр түбәндәгеләр: сатып алуларда катнашуны оештыру турында мәгълүмат бирү хезмәте, тәгаен һәм аерым заказчыларның сатып алу күләмнәре һәм номенклатурасы турында, эшкуарларга финанс ярдәме формалары һәм шартлары турында мәгълүматны соратып алу. Эшкуарлар шулай ук укыту программалары буенча тренинглар һәм КУЭ Бизнес-навигаторы порталында теркәлү хезмәтләре турында мәгълүмат белән дә кызыксынган.
Ел башыннан барлыгы 3500 артык эшкуар мөрәҗәгате кабул ителгән. Алар арасында үзмәшгульләр тарафыннан теркәлү өчен мөрәҗәгатьләр дә бар.
Исегезгә төшерәбез, бизнес өчен КФҮ "бер тәрәзә" принцибы буенча 100дән артык дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтә. Хезмәтне алу өчен КУЭ субъекты булырга, шулай ук КФҮ хезмәткәренә ИНН һәм паспортыңны күрсәтергә кирәк. Хезмәт күрсәтү срогы - 3 эш көненнән дә артмый. Нәтиҗәне сез бизнес өчен КФҮдә кәгазьдә яки электрон почта аша алачаксыз.