"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү буенча OZON инвестицион проекты хупланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм OZON интернет-компаниясе генераль директоры Александр Шульгин катнашында эшлекле киңәшмә үткәрде. Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстанда электрон коммерция базарын үстерү буенча стратегик программаны эшләү турында килештеләр. Республика Президенты шулай ук "Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү буенча OZON инвестицион проектын хуплады.
Базар лидерларыннан берсе буларак, OZON экспертизасы һәм ресурслары базасында Татарстанда электрон коммерция базарын үстерү буенча стратегик программа Петербург халыкара икътисад форумында тәкъдим ителәчәк.
"Татарстан өчен OZON белән берлектә мондый масштаблы проектны сафка бастыру, беренче чиратта, Татарстан җитештерүчеләре өчен яңа шартлар тудыру, дигән сүз. Республика эшкуарлары өстәмә заманча сату каналы алачак. Моннан тыш, бу зур инвестицияләр, яңа эш урыннары һәм районның икътисадый үсеш потенциалын киңәйтү мөмкинлеге", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
"Электрон коммерция базары потенциалы бик зур, ә Татарстан Республикасы һәрвакыт инновацияләр үзәге булды, шуңа күрә нәкъ менә монда без логистика хабына инвестицияләп кенә калмыйча, бөтен базар өчен онлайн-сату экосистемасын актив үстерәчәкбез. Бу Татарстанда яшәүчеләр өчен миллионлаган тауар алу мөмкинлеген арттырачак һәм җирле бизнес өчен яңа үсеш драйверын бирәчәк", - дип белдерде OZON генераль директоры Александр Шульгин.