MyExport: Татарстан продукциясе экспорты турында профильле конференциядә фикер алыштылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

#MyExport конференциясендә Татарстанның экспорт базары потенциалы, 2018 ел йомгаклары, шулай ук чимал булмаган продукция экспортын үстерү планнары һәм инструментлары турында фикер алыштылар.

2019 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Эшкуар йортында #MyExport конференциясе узды.  Чарада тышкы базарларда сатуны гамәлгә ашыручы һәм ниятләүче кече һәм урта бизнес субъектларының 90тан артык вәкиле катнашты.

Чараның төп форматлары "түгәрәк өстәлләр", Татарстан Республикасы экспортерлары күргәзмәсе, шулай ук  нетворкинг – конференциядә катнашучылар өчен сессия булды. 

"Бүген республикада 400 компания экспорт потенциалына ия. Әмма экспортка чыгарга бөтенесе дә батырчылык итми. Безнең бурыч - эшкуарлар тышкы икътисадый эшчәнлек башында юлыккан киртәләрне җиңәргә ярдәм итү", - дип билгеләп үтте катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

2018 елда Татарстан продукциясенең төп импортерлары БДБ һәм Ауропа илләре булды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, БДБ илләренә - чимал һәм энергетика булмаган экспортның күләме 1 млрд 137 млн АКШ доллары, Ауропа дәүләтләренә 977 млн АКШ доллары тәшкил итте.

Республика җитештерүчеләренең продукциясе белән Казахстан (395,1 млн АКШ доллары), Белоруссия (366,2 млн АКШ доллары), Венгрия (175,3 млн АКШ доллары), АКШ (158,1 млн АКШ доллары), Польша (138,5 млн АКШ доллары) аеруча кызыксына.

"Узган ел гына да Татарстан экспорты 17,5%ка артты һәм 15,4 млрд АКШ долларынан артык тәшкил итте. Чимал булмаган экспорт өлеше дә 27,5%ка артты. Әлеге күрсәткечләр Татарстанга өченче ел рәттән Россиянең барлык төбәкләре арасында иң эре экспортерлар бишлегенә керергә мөмкинлек бирә. Быел без алга таба да үзебезнең ил җитештерүчеләрен чит ил базарларына чыгару темпларын арттырырга планлаштырабыз", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International