Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-март айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.
2019 елның гыйнвар-март айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны биләде.
Аксубай муниципаль районы рейтингта 7 позициягә күтәрелде. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданының артуына бәйле.
Җан башына исәпләгәндә республика буенча төяп җибәрелгән уртача продукция күләме 175,2 мең сум тәшкил иткән, республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт (1217,8 мең сум), Түбән Кама (493,1 мең сум) һәм Яңа Чишмә (397,6 мең сум) муниципаль районнары иң югары нәтиҗәләргә ирешкән.
2019 елның 1 апреленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил иткән. 26 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечтән түбән.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш (0,20%), Актаныш (0,28%) һәм Буа (0,34%) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң югарысы – Чистай (1,04%), Алабуга (1,03%) һәм Ютазы (0,96%), муниципаль районнарда.
2019 елның гыйнвар-март айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,198 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына иң күп торак мәйданы Питрәч (2,425 кв.метр), Лаеш (1,197 кв. метр) һәм Тукай (0,895 кв. метр) муниципаль районнарында кертелгән.