ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

VI муниципаль стратегияләр конкурсы игълан ителде. Ул ике номинация буенча узачак: "Авыл муниципаль районының  иң яхшы стратегиясе 2019" һәм "Авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе 2019".

8 июньдә Санкт-Петербургта Халыкара яшьләр икътисадый форумы узачак. Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелә.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "Тулпар" спорт комплексында авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабы ачылды.

Бүген Халыкара гаиләне яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасында гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү, аларны ныгыту һәм яклауның төп максатларына һәм нәтиҗәләренә багышланган җәмәгать тыңлаулары узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Завод җиһазлар сатып алуга субсидия алды. Ярдәм процентсыз кредит бирү программасы буенча күрсәтелде, анда Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре катнаша ала.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы агымдагы елның 18 апрелендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында хупланган "2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның сценар шартлары, төп параметрлары һәм инфраструктура секторында эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектларның тауарларына, хезмәт күрсәтүләренә бәяләрнең (тарифлар) фаразланган үзгәрешләрен" (http://economy.gov.ru/minec/about/structure/depmacro/2019042102) бастырды.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

X5 Retail Group инвестиция проекты яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк, төбәкнең транспорт инфраструктурасын һәм китерелә торган продукциянең азык-төлек иминлеген яхшыртачак.

24 майда Казанда Эшкуар көне узачак - бу бизнесменнарга үз компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирүче мөһим вакыйга.

Россия Федерациясендә үзмәшгульләр сыйфатында 80 мең кеше теркәлгән. Бу хакта беренче вице-премьер - финанс министры Антон Силуанов Президент каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында хәбәр итте.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев "Инновацион эшчәнлек турында" законына үзгәрешләрне карап тикшерүгә тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International