Татарстанда 10 мең үзмәшгуль теркәлгән

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Россия Федерациясендә үзмәшгульләр сыйфатында 80 мең кеше теркәлгән. Бу хакта беренче вице-премьер - финанс министры Антон Силуанов Президент каршындагы стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында хәбәр итте.

Шул исәптән Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 10 мең кеше теркәлгән.

Һөнәри керемгә салым куллану буенча тәҗрибә 2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең дүрт субъектында башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International