Казанда АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабы башланды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген "Тулпар" спорт комплексында авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры этабы ачылды.

Конкурс ике көн дәвамында төбәк этабын үткәрү өчен тугыз мәйданчыкның берсе итеп сайлап алынган Казан дәүләт аграр университеты территориясендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның читтән торып үткәрелгән турында катнашу өчен Татарстанның 5-10 сыйныф укучыларыннан 3400 дән артык бала теркәлгән иде, шуларның 200 бүген турыдан-туры этапта катнашу хокукына ия булды.

Финал этабы Әлмәттә 2019 елның 1-2 сентябрендә узачак.

Авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында АгроНТИ Бөтенроссия конкурсы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы теләктәшлегендә, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды тарафыннан "Агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе" коммерциясез оешмасы белән берлектә оештырылды.

Конкурсның максаты - авыл җирендә яшәүче укучыларны авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллануга, агросәнәгать комплексын роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану буенча эшкә җәлеп итү. Бәйге укучыларның иҗади потенциалын, шулай ук аларның башлангыч һөнәри юнәлешен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International