Санкт-Петербургтагы форумда яшьләрнең икътисади активлыгы турында сөйләшәләр

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

8 июньдә Санкт-Петербургта Халыкара яшьләр икътисадый форумы узачак. Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелә.

Анда яшь эшкуарлар һәм белгечләр, югары һәм урта уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм вәкилләре катнашачак. Алар профессиональ яшьләрнең корпоратив һәм корпоративара бергәлекләре, яшьләрнең икътисадый активлыгы, цифрлаштыру, кеше капиталын үстерү буенча иң яхшы корпоратив тәҗрибәләр, халыкара фәнни һәм технологик проектларны гамәлгә ашыруда яшь галимнәр бергәлекләренең роле, ил үсешенең туристик стратегиясе турында фикер алышачак.

Пленар сессиядә катнашучылар яшьләрнең икътисадый активлыгын арттыру буенча иң яхшы дөньяви тәҗрибәләрне һәм чараларны караячак, яшьләрне кече һәм урта бизнес киңлегенә нәтиҗәле кертү мәсьәләләрен өйрәнәчәк.

Киләчәк компетенцияләренә багышланган сессиядә экспертлар 2050 елда уңыш казаначак кешене әзерләү өчен кеше үсеше турындагы күзаллауны һәм мәгариф системасын ни рәвешле яңадан карарга кирәклеге турында фикер алышачак.

Проектлар өчен инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен "Россия һәм дөнья: көндәшлеккә сәләтлелекне булдырып 4.0" эшлекле уен-моделендә катнашучылар тикшерәчәк. Катнашучылар технологик уклад алышыну шартларында инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацион потенциалны үстерү мәсьәләсе буенча Россия һәм дөньяның башка илләре тәҗрибәсен өйрәнәчәк, халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен һәм каршылыкларын анализлаячак, ил икътисадын үстерү һәм тышкы икътисадый элемтәләрне ныгыту максатында чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекнең яңа юлларын эшләячәк. 

Халыкара яшьләр икътисадый форумының инвест-сессиясендә катнашучылар инвесторлар алдында үз стартапларын тәкъдим итәчәк. Мәйданчык яшь эшкуарларга эксперт советы һәм потенциаль инвесторлар алдында үз проектларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Форум программасы белән тулырак аның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://www.forumspb.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International