Инновацион эшчәнлек турында закон төзәтмәләр көтә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев "Инновацион эшчәнлек турында" законына үзгәрешләрне карап тикшерүгә тәкъдим итте.

Закон проекты "Татарстан Республикасының инновацион эшчәнлеге турында" законының гамәлдәге редакциясенең аерым нигезләмәләрен актуальләштерүгә һәм аныклауга юнәлдерелгән. Аңа төзәтмәләр керткәндә "Татарстан Республикасының инновацион сәясәте", "инновацион продукт" һәм "бизнес-инкубатор" төшенчәләрен федераль норматив-хокукый актлар белән тәңгәлләштерергә, законны "югары технологияләр өлкәсендә технопарк", "инжиниринг үзәге" һәм "прототиплаштыру үзәге" төшенчәләре белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Төзәтмәләрне исәпкә алганда "Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында" дәүләт доклады Министрлар Кабинеты тарафыннан расланачак һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә вәкаләтле орган булган Икътисад министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Алга таба Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителә торган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-консрукторлык эшләренә һәм  инновацион проектларга экспертиза үткәрү тәртибе шулай ук ТР Икътисад министрлыгына беркетелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International