Казанда Эшкуар көне

2019 елның 14 мае, сишәмбе

24 майда Казанда Эшкуар көне узачак - бу бизнесменнарга үз компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирүче мөһим вакыйга.

Чара Петербург ур., 28 адресы буенча Эшкуар йортында узачак. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды.

Программада лекцияләр:

- "Үз эшеңне минималь капитал, әмма зур шәхси потенциал белән ничек башларга"

- "Продуктны алга этәрү стратегиясе. Кече һәм урта бизнес өчен заманча интернет-сәүдә инструментлары. Интернет ярдәмендә ни рәвешле эре компанияләр тәэминатчысы булырга"

- "Сөйләшүләр сәнгате. Тагын да отышлырак килешүләрне ничек төзергә. Сөйләшүләр өстәле артында иң нәтиҗәле гамәлләр"

- "Татарстан Республикасында кече һәм урта предприятиеләргә кредит-гарантияле ярдәм. Кече һәм урта бизнеска кредитлар бирү. 2019 елда лизинг: таләпләр, шартлар, өстенлекләр"

- "Корпоратив идарә итү"

- "Бүгенге санлы чынбарлыкта брендлар булдыру һәм аларны алга этәрү"

- "Бизнесны үстерү өчен финанс инструментлары"

- "Проектлар белән идарә итү"

- "HoReCa сегментында маркетинг һәм аналитика".

Чара бушлай.

Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк: https:/fond-podderzhkikazan.timepad.ru / event / 976254/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International