Татарстанда гаиләләргә системалы ярдәм, аларны ныгыту һәм яклау буенча җәмәгать тыңлаулары

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Халыкара гаиләне яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасында гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү, аларны ныгыту һәм яклауның төп максатларына һәм нәтиҗәләренә багышланган җәмәгать тыңлаулары узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Тыңлауларда балаларга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, шулай ук "Демография", "Сәламәтлек саклау", "Мәгариф", "Торак һәм шәһәр мохите" һәм "Мәдәният" илкүләм проектларында чагылыш тапкан гаилә, аналар һәм балалар институтын үстерү темалары каралды.

Шунысын билгеләп үтик, 2019 елның 1 гыйнварына Татарстанда 34,8 мең күп балалы гаилә яши, аларда 109,8 мең бала тәрбияләнә. Шулардан 21,6 мең гаилә (62%) Казан һәм Чаллы шәһәр округларында, 13,2 мең гаилә (38%) республиканың муниципаль районнарында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International