VI муниципаль стратегияләр конкурсы игълан ителде. Ул ике номинация буенча узачак: "Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе 2019" һәм "Авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе 2019".
Беренче номинациядә катнашырга "авыл муниципаль районнары – стратеглар» - авыл халкы өлеше 40% тан да ким булмаган, район үсеше стратегиясе расланган һәм бер генә авыл җирлеге булса да гамәлдәге үсеш стратегиясенә ия районнар чакырыла.
Икенче номинациядә муниципаль берәмлекләр – социаль-икътисадый үсешнең рәсми расланган стратегиясе булган авыл җирлекләре катнаша ала. Беренче номинациядә катнашуына карамастан, барлык авыл җирлекләре чакырыла.
Конкурска гаризалар 2019 елның 1 июненнән 25 августына кадәр кабул ителәчәк.
Гаризалар саны җитәрлек булганда ике номинациядә дә турыдан-туры ярымфинал 25 сентябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында узачак.
Ике номинациядә дә финалга чыгучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 28 октябрьдә Санкт-Петербургта Стратеглар форумында көтелә.
Конкурсны оештыручылар - Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, Леонтьев үзәге һәм Гражданлык инициативалары комитеты.
Тулырак мәгълүмат форумның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган https://forumstrategov.ru/rus/239.html.
Татарстан Республикасы вәкилләре ел саен Стратеглар форумында катнаша, анда үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнә, шулай ук федераль стратегик планлаштыру конкурсларында катнаша. Форумны үткәрү чорында Стратегия-2030 "Стратегия визуализациясе" номинациясендә җиңү яулады, Казан, Чаллы шәһәрләренең, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре униципаль стратегияләр конкурсында беренче урыннарны алды.