1 млрд сум инвестиция: Алабугада күпләп сату-бүлү үзәге төзеләчәк

2019 елның 14 мае, сишәмбе

X5 Retail Group инвестиция проекты яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк, төбәкнең транспорт инфраструктурасын һәм китерелә торган продукциянең азык-төлек иминлеген яхшыртачак.

2019 елның 14 маенда Алабуга районында "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәге төзелеше башланды. "Беренче таш" салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Romex Group компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Алексей Прокопенко катнашты.

964 млн. сумнан артык тәшкил иткән яңа инвестиция проекты Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан "Пятерочка" ваклап сату челтәре кибетләренә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. X5 Retail Group компаниясенең техник биреме буенча проектны тормышка ашыру белән Romex Group Россия девелоперы шөгыльләнәчәк.

 "Бүген без "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәге төзелешенә старт бирәбез. Мондый комплекс Яшел Үзән районында төгәлләнеп килә инде һәм мин бу мәйданчыкны төзү дә оператив тәмамланыр дип ышанам. Күпләп сату-бүлү үзәге  - ул, һичшиксез, безнең җитештерүчеләрнең Romex компаниясе белән эшли торган сәүдә челтәрләренә эләгү мөмкинлеге. Мин мондый проектларны хуплыйм, чөнки безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр ул", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Күпләп сату-бүлү үзәгенең мәйданы 17 мең кв. метрдан артык булачак. Үзәк бинаны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итә торган инженер системаларының тулы комплексы, шулай ук складларда температура режимын җайга салуның инновацион механизмнары белән җиһазландырылачак. Күпләп сату-бүлү үзәге эшен тәэмин итү өчен бүгенге көндә 150 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

76,4 мең кв.метр мәйданда электр, газ, җылылык һәм су белән тәэмин итү, шулай ук су чыгару объектлары төзелеше ниятләнә. Моннан тыш, керү юлы реконструкцияләнәчәк.

Бүгенге көндә инфраструктура объектлары төзелешенең фаразланган бәясе 224 миллион сумнан артык тәшкил итә.

 "Шуны билгеләп үтәсе килә, бу -  Ромекс-Кубаньның Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә гамәлгә ашырылачак икенче эре проекты инде. Республика өчен берсе Яшел Үзәндә төзелә торган ике проекттан инвестиция кертемнәре 2 миллиард 275 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Юллар үсешенә һәм яңа эш урыннары булдыруга зур йогынты ясаудан тыш, заманча күпләп сату-бүлү үзәкләре Татарстан җитештерүчеләре продукциясен яңа базарларга сатуның бик яхшы каналы булачак, аны югары дәрәҗәдә саклау һәм транспортлау белән тәэмин итәчәк", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

"Алабуга» күпләп сату-бүлү үзәге мәйданчыгында азык-төлек продуктлары, шул исәптән махсус температура режимын таләп итүче уылдык, балык, тиз бозыла торган продуктлар һәм тирән туңдыру продукциясе сакланачак. Үзәктә тауарларны сортларга аеру һәм комплектацияләү, шулай ук аларны ваклап сату сәүдә челтәренә җибәрүгә әзерлек эшләре башкарылачак.

Продукцияне сыйфатлы саклау өчен анда 6,9 мең кв.метр мәйданда коры склад, шулай ук 1,7 һәм 3 мең кв. Метрлы җиләк-җимеш, яшелчә һәм "фреш" продукция складлары каралган.

 "Romex компаниясенең илнең алты төбәгендә объектлар төзү тәҗрибәсе бар һәм шул тәҗрибәгә нигезләнеп, теге яки бу субъектта инвестицион климатны бәяләргә һәм чагыштырырга мөмкин. Бүген без Татарстанда икенче масштаблы инвестиция проекты төзелешен башлап җибәрәбез, бу инвесторлар өчен республика хакимияте тарафыннан булдырылган уңайлы шартларны раслый. "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәге, үз чиратында, мондый уртак көчләрне гамәлгә ашыруның сыйфатлы үрнәге булачак һәм азык-төлек продуктларының ваклап сату кибетләре һәм җирле җитештерүчеләр продукциясенең федераль челтәрләр киштәләренә эләгү вакытын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Алабуга районында яшәүче тагын 150 кешегә эш бирәчәк", - дип шәрехләде Romex Group генераль директоры Алексей Прокопенко.

Үзәк составына шулай ук офис бүлмәләре һәм зур йөк автомобильләре тору өчен мәйданчыклар һәм җиңел машиналар кую урыннары кертеләчәк.

Проектны 2020 елның маенда файдалануга тапшыру ниятләнә.

Белешмә өчен

Romex Group - Россия көньягының 20 ел элек оешкан алдынгы инвестиция-девелопер холдингларының берсе. Бүгенге көндә компания портфелендә гомуми мәйданы 1,3 млн кв. метрдан артык булган коммерция һәм сәнәгать күчемсез милкенең 11 объекты бар. Россиядә коммерция, индустриаль һәм торак күчемсез милек өлкәсендә гомуми мәйданы 1,8 млн кв.метрлы 60тан артык проект гамәлгә ашырылган. Компания милкендә куәтле техник парк, үз заводлары, махсус техника һәм җиһазлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International