ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның 33 мең гражданы үз эшләрен сайлаган һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән. Аларның 80% тан артыгы элек беркайчан да эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән һәм салымнар түләмәгән.

Татарстанның «Биржа мәйданчыгында» республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 260 кече һәм урта бизнес предприятиесе теркәлгән.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев тармак ветераннарын өлкәннәр көне белән котлады. Татарстанның иң зирәк һәм тәҗрибәле икътисадчылары хөрмәтенә ведомствода бәйрәм концерты оештырылды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды бизнес вәкилләрен эшкуарлар өчен иң актуаль ярдәм чараларын ачыклау максатыннан онлайн-сораштыру узарга чакыра. Сорауларга аноним җавап бирергә мөмкин, сораштыру үтү вакыты өч минуттан да артмый. 

Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә «МОНОШӘҺӘРЛӘР. Бизнес-Уңыш» Бөтенроссия форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» милли премиясенең 91 нче ачык төбәкара этабы узды. «Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм инвестицион климатны яхшыртуның иң яхшы муниципаль практикасы» номинациясендә Түбән Кама җиңүче булды.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яр Чаллыда җитештерү инфраструктурасының яңа объектлары: сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы барлыкка килде. Аларның резидентлары тарафыннан 700дән артык эш урыны булдырылган.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

КидСпейс балалар шәһәрендә яшь буын казанлылар өчен эшкуарларны әзерләү буенча бушлай курс үткәрелә. Мәктәп укучыларын бизнес-процессларга өйрәтәләр һәм дөньяны үз хыялларын тормышка ашыру аша ничек үзгәртергә мөмкин булуын күрсәтәләр.

Leitner GmbH Италия-Австрия финанс-сәнәгать төркеме вәкилләре белән очрашуда Татарстанның Югары Ослан районында канатлы юлларга хезмәт күрсәтү буенча белгечләрне укыту өчен проект үзәген ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтингын әзерләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International