Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтингын әзерләде.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан, Әлмәт һәм Лаеш алдынгы урыннарны били.
Кайбыч районы рейтингта 5, Тәтеш муниципаль районы 4 позициягә күтәрелде. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, өстәлгән уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына карата бәйләнешенең артуы, төяп җибәрелгән продукция күләменең һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданының артуы белән аңлатыла.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача 479,68 мең сум тәшкил иткән. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт (3253,88 мең сум), Түбән Кама (1335 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1097,15 мең сум) районнарында иң югары нәтиҗәләр күзәтелә.
2019 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы 0,426 кв.метр тәшкил иткән. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы Питрәч (3,924 кв.метр), Лаеш (2,250 кв. метр) һәм Тукай (1,936 кв. метр) районнарында кертелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре белән http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2019-godu.htm сайтында танышырга мөмкин.