Яр Чаллыда тагын бер сәнәгать паркы ачылды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда җитештерү инфраструктурасының яңа объектлары: сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы барлыкка килде. Аларның резидентлары тарафыннан 700дән артык эш урыны булдырылган.

Яр Чаллыда 2014 елдан бирле эшли торган «Җиһазлар базасы» җитештерү мәйданчыгы сәнәгать паркы статусына ия булды. Аккредитация ТР Икътисад министрлыгында узган кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү Комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча алынды.

9,2 га мәйданлы сәнәгать паркында тимер чыбык, чылбыр һәм пружиналардан эшләнмәләр җитештерү, металл әйберләр эшкәртү, төзелеш металл конструкцияләре җитештерү, транспорт логистикасы, икенчел калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү өлкәсендә эшләүче биш резидент урнашкан.

Чаллыда шулай ук «ГринПро» ның 3,9 га мәйданлы яңа сәнәгать мәйданчыгы булдырылган, анда азык-төлек сәнәгатендә җитештерү, склад һәм сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 14 ширкәт урнашкан.

Яңа сәнәгать мәйданчыгы һәм парк территориясендә урнашкан ширкәтләр тарафыннан 700дән артык эш урыны булдырылган.

Моннан тыш, тагын 5 җитештерү мәйданчыгы үз статусларын раслады һәм яңадан аккредитацияне уңышлы узды.

«Регион өчен әлеге сәнәгать локацияләре икътисад үсеше нокталары булып тора. Татарстанда сәнәгатькә күбрәк инвестицияләр җәлеп итү һәм металл эшкәртү, азык-төлек җитештерү, логистика кебек "җитди" тармакларда эшмәкәрләр санын арттыру өчен барлык шартлар да бар. Бу үсеше аеруча перспективалы һәм территориясе зур булган республикада  кирәкле өлкәләр. Булдырылган сәнәгать мәйданчыклары һәм паркларының аккредитацияләнүен раславы икътисад Министрлыгы программалары кысаларында ярдәм чараларының эшләве турында сөйли: безнең резидентлар бизнес үсеше этапларын ышанычлы узалар һәм базарда үз урыннарын һәм өлешләрен алып торалар», – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, аккредитацияләнгән сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы программалары кысаларында ярдәм алалар. Аерым алганда, алар инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, корылмаларны төзүгә (реконструкцияләүгә), шулай ук яңа җиһазлар сатып алуга җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияли алалар.

Шулай ук кайбер районнарда, башкарма комитетлар карары буенча, резидентлар өчен җир салымы киметелергә яки бетерелергә мөмкин. Сәнәгать мәйданчыгы яки индустриаль парк урнашкан муниципаль милек җирләре өчен башкарма комитет карары буенча аренда түләве киметелергә яки юкка чыгарылырга мөмкин.

Сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын аккредитацияләүгә гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International