КидСпейс балалар шәһәрендә яшь буын казанлылар өчен эшкуарларны әзерләү буенча бушлай курс үткәрелә. Мәктәп укучыларын бизнес-процессларга өйрәтәләр һәм дөньяны үз хыялларын тормышка ашыру аша ничек үзгәртергә мөмкин булуын күрсәтәләр.
Курста 5-8 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Әлеге курска яшь буын Казан халкы арасында таләп зур һәм дәресләргә буш урыннар инде калмады.
Курсның төп максаты - балаларны үз идеяләрен реаль һәм кирәкле продукт яки хезмәт күрсәтүгә әверелдерүгә өйрәтү. Моның өчен мәктәп укучыларын эшмәкәрлек эшчәнлегенең нәтиҗәле бизнес-планны эшләүдән һәм дөрес рекламалы алга этәрүдән алып соңгы продуктны тәкъдир итүгә кадәр төрле этапларына өйрәтәчәкләр.
«Курс буенча дәресләр ике көн дәвамында үткәрелә. Ул КидСпейс балалар шәһәре белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә оештырылды.
1 октябрьдә курсны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү көнендә балалар алдында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары — Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады.
Ул вакыйганың югары мөһимлеген ассызыклады һәм киләчәктә курс катнашучыларының барысы да эшкуарлар булып китмәячәген, әмма алынган эшлекле күнекмәләр һәркемгә кирәк булачагын билгеләп үтте.
«Без бу программаны сез шундый яшьтән үк бизнес һәм эшмәкәрлекнең нәрсә икәнен, планнарыгызны тормышка ашыру өчен ресурслар, табыш, үзкыйммәт һәм салымнарны ничек алырга кирәклеген белсен өчен булдырдык. Боларның барысына да чикләнгән вакыт эчендә өйрәнәсез, шуңа күрә курс бик бай һәм кызыклы булачак», - дип мөрәҗәгать итте программаның яшь катнашучыларына Рөстәм Сибгатуллин.
Аны «КидСпейс» балалар шәһәренә нигез салучы Елена Тихонова да тулыландырды. Ул эшкуарлыкның аерым һөнәр булмавын, ә тулы бер яшәү рәвеше икәнлеген аңлатты. Ул эшкуарларның хезмәтеннән башка бүген җәмгыять тормышының бер генә өлкәсе дә булдыра алмавын искә төшерде һәм балаларга тирә — юньгә күз салырга өндәде. Елена Тихонова сүзләренчә, өстәл һәм урындыклардан алып кием-салым һәм гаджетларга кадәр барысы да бизнес тырышлыгы белән булдырылган.
«Эшмәкәрләр - безнең дөньяны яхшырак итәргә хыялланучы, күп уйлаучы кешеләр. Ышанам ки, әлеге курсларны үткәннән соң һәм эшлекле уеннар үткәргәч, сез дә үзгәрәчәксез. Сез һичшиксез барысын да булдырачаксыз», - дип йомгаклады Елена Тихонова һәм укучыларга уңышлар теләде.