Түбән Кама «Бизнес-Уңыш» Милли премиясе финалисты булды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә «МОНОШӘҺӘРЛӘР. Бизнес-Уңыш» Бөтенроссия форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» милли премиясенең 91 нче ачык төбәкара этабы узды. «Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм инвестицион климатны яхшыртуның иң яхшы муниципаль практикасы» номинациясендә Түбән Кама җиңүче булды.

Түбән Кама Идел буе төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте, регион делегациясе символик бүләк буларак «Алтын домкрат» һәм Мәскәүдә узачак конкурс финалына чакыру алды. Төп приз исә территорияне үстерүгә 1 млн сум булачак.

Түбән Каманың инвестицион климатны үстерү һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча уңышлары әлеге бизнес-премияне үткәрү кысаларында берничә тапкыр билгеләп үтелде инде. 2017 елда «Опоры России» президенты Александр Калинин Түбән Кама үзәгенең эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү эшен бәяләде.

Түбән Кама Башкарма комитетының эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге баш белгече Айрат Шәрипов сүзләренә караганда, шәһәрдә эшлекле инфраструктураны үстерү ТР Икътисад министрлыгы катнашында булдырылган муниципалитетларның үсеш программалары ярдәмендә мөмкин булган. Программаларда 2023 елга кадәр планлаштырылган барлык инициативалар буенча «юл карталары» бар.

«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә регион өчен приоритет буларак инвестицияләр җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнесны үстерү өчен инфраструктура булдыру билгеләнде. Икътисад министры катнашында лизинг ширкәтләре һәм банклар белән килешүләр имзаланды, «Яшь эшкуар мәктәбе» ачылды. Безнең портфельдә хәзер 55 инвестицион проект җыелган, шул исәптән районда фермер хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проектлар, шулай ук аграр проектлар», - дип сөйләде Айрат Шәрипов.

Районның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы нигезендә, 2022 елга КУЭ субъектлары өлеше районның тулаем территориаль продуктында 15% тәшкил итәчәк, ә әлеге категорияле бизнес ширкәтләре саны 10 меңнән артып китәчәк. 2018 ел йомгаклары буенча тулаем территориаль продуктта КУЭ өлеше 13,2% тәшкил итте. 2019 елның 1 сентябренә алынган мәгълүматларга караганда, районда 3,7 млрд. сумлык 17 инвестицион проект гамәлгә ашырылган, бу 432 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән. 

Районда инфраструктура объектларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Түбән Кама» сәнәгать паркына инвестицияләр күләме 1,5 млрд сум тәшкил итсә, «Кама Аланы» индустриаль паркына 3 млрд сум, «Пионер» индустриаль паркына исә 500 млн сум тәшкил иткән. Проектларны тормышка ашыру 1,5 меңнән артык кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Моношәһәрдәге яңа инвестицион проектларны тормышка ашыруга инфраструктура чикләүләрен киметү сизелерлек дәрәҗәдә йогынты ясады. Бу күп очракта Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән мөмкин булды. Хәзерге вакытта фондның финанс ярдәме белән шәһәрдә шулай ук Чистай урамында яңа «Пионер» индустриаль паркына алып бара торган автомобиль юлын реконструкцияләү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International