КФҮ һәм «Минем бизнес» үзәге хезмәткәрләре үзмәшгульләр өчен 33 меңнән артык консультация үткәрде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстанда 32 415 үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Татарстанлыларның профессиональ керемгә салым түләү датасы, Россия Федераль салым хезмәтенең «Минем салым» кушымтасында чеклар һәм белешмәләр формалаштыру буенча сораулары күп туа. Аларга ярдәмгә КФҮ, «Минем бизнес» үзәге һәм эшкуарлар өчен «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурс хезмәткәрләре килә.

Шулай итеп, октябрь башына КФҮ 26 меңнән артык гражданга яңа салым режимын куллану турында консультация бирде, 7 меңнән артык үзмәшгульгә «Минем бизнес» үзәгендә ярдәм күрсәтелде, «Ышанычлы бизнес» кайнар элемтә номерына исә 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать керде.

Һәр муниципаль районда бүген «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкиле эшли, ул яңа салым режимын куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә һәм теркәлү белән ярдәм итә. «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» АКБО катнашында 29 муниципаль районда түгәрәк өстәлләр узды.

Вконтакте, Facebook, Instagram һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә «Татарстанлы үзмәшгульләр» аккаунтлары һәм төркемнәре эшли башлады, анда яңа салым режимының барлык нечкәлекләре гади һәм аңлаешлы формада тикшерелә һәм иң популяр сорауларга җаваплар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International