Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды бизнес вәкилләрен эшкуарлар өчен иң актуаль ярдәм чараларын ачыклау максатыннан онлайн-сораштыру узарга чакыра. Сорауларга аноним җавап бирергә мөмкин, сораштыру үтү вакыты өч минуттан да артмый.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча НАФИ аналитик үзәгенең тикшеренү нигезендә, бүген һәр өченче россияле эшмәкәр булырга тели. Шул ук вакытта иң күп теләүчеләр 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр төркемендә ачыкланды - 57%. Шулай ук эшмәкәр булырга теләгән мәктәп укучылары (49%), балалар йортларын тәмамлаучылар (42%) һәм декретта булган хатын-кызлар (40%) да аз түгел. Яшь әниләр бәйсезлеккә омтыла: алар фикеренчә, үзеңә эшләү гаиләгә вакыт аерырга мөмкинлек бирә.
Һәр өченче россияле (35%) вакытка бәйләнмичә генә эшкуар булырга тели. Россиялеләрнең 8% ы эшмәкәрлек белән өч елда, ә 14% ы якындагы биш елда шөгыльләнергә җыена. Гражданнарның 23% ы үз бизнесларын 10 ел дәвамында башларга планлаштыра.
Шулай да экспертлар һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре бу төркемнәр кызыксынуы теоретик характерда булырга мөмкин, дип кисәтә. Россиялеләрне «КУЭ һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшкуарларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә этәрергә мөмкин.
Эшкуар буларак сезнең фикерегез Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына сезнең бизнес үсеше өчен мөһим булган ярдәм чараларын – юридик зат ачканда документлар рәсмиләштерү буенча консультацияләрдән алып, маркетинг белеме алу буенча халыкара җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр күргәзмәләрендә катнашуга кадәр – билгеләргә ярдәм итәчәк. Сораштыруны узарга тәкъдим итәбез.