Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва кыла ала. Бүген 2020 елда икенче конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Түбәндәге юнәлешләр буенча эшләнгән проектларга финанс ярдәме күрсәтелергә мөмкин:
- Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау;
- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм;
- Яшьләрнең проектларына ярдәм;
- Фән, мәгариф, белем бирү өлкәсендәге проектларга ярдәм;
- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм;
- Тарихи хәтерне саклау;
- Кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;
- Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау;
- Милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту;
- Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм;
- Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү;
- Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм.
Катнашу өчен 31 мартка кадәр Президент грантлары фонды сайтында гариза бирергә кирәк.
Конкурска гариза әзерләү сораулары буенча түләүсез нигездә укытуны, консалтингны һәм коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген тәэмин итүне гамәлгә ашыра торган Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмаларының түбәндәге муниципальара ресурс үзәкләренә:
- «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы, адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 27 йорт, К(П)ФУ бинасы, «Инновация бизнесы акселераторы» аудиториясе, 89033420239 телефон номеры буенча яки Frl2803@mail.ru, adg1981@mail.ru электрон почта аша;
- «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы, адресы: Әлмәт шәһәре, Лермонтов урамы, 45 (а), 8 (917) 221-70-70 телефон номеры буенча яки 2217070@mail.ru электрон почта аша;
- «Горизонт» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге» коммерциячел булмаган оешмасы, адресы: Чаллы шәһәре, Зеленая урамы, 19 йорт, 8 (960) 067-39-61 телефон номеры буенча яки irina-komadorova@yandex.ru электрон почта адресы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.