Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 2020 елда беренче конкурска йомгак ясалды.
Россиянең коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган 2000 нән артык оешмасы президент грантларын алу буенча 2020 елда беренче конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде. Аларның проектларын гамәлгә ашыруга якынча 4 млрд сум юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасыннан 50 проект җиңүче дип танылды. Алар 60 млн сумга дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алачак.
Проектларның күпчелеге социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау өлкәсендә, тарихи хәтерне саклау өлкәсендә (24%), гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә (14%), мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә (10%), фән, мәгариф, белем бирү һәм граждан җәмгыяте институтларын үстерү өлкәсендә (8%) гамәлгә ашырылачак.
Проектлар нигезендә эш Казанда, Чаллыда, Спас, Зеленодольск һәм Чистай районнарында башкарылачак.