ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев IT-өлкәнең кече бизнесына ярдәм итүнең яңа чаралары исемлеге белән закон проектын тәкъдим итте
2020 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында әлеге өлкәдә консультация хезмәтләре күрсәтүче компьютер программасы белән тәэмин итүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәүче эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен ташламалы салым ставкаларын кертү планлаштырыла (ОКВЭД буенча №62, № 63): «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» - 5 процент күләмендә, «керемнәр» - 1 процент күләмендә.
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Дәүләт Советы утырышы вакытында ТР депутатларына тиешле закон проектын тәкъдим итте. Ул 7 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәрләрдә салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) кулланучы салым түләүчеләр өчен генә ташламалы режимны күздә тота. Республикада соңгы критерийга Иннополис шәһәре генә җавап бирә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икътисад министры Фәрит Габделганиев инициативасы күпчелек тавыш белән кабул ителгән – 88 тавыш бирүченең 87се хуплаган. УСН турындагы закон ТР Дәүләт Советы тарафыннан өч укылышта кабул ителгән һәм республика Президенты тарафыннан имзалануны көтә.
Әлеге адым – республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм яклау стратегиясе кысаларында ТР Икътисад министрлыгының үз вакытында һәм нәтиҗәле күрелгән чарасы: ул «Иннополис»та салым салуның ташламалы критерийларына туры килә торган IT-компанияләр санын арттырырга ярдәм итәчәк, алар 200 булырга тиеш, бу, үз чиратында, өстәмә 3240 эш урыны булдырып, 1 178,9 млн сум салым кертемнәрен бирәчәк. Мондый мәгълүматлар ТР Икътисад министрлыгы әзерләгән бәяләү документында бар. Тәкъдим ителгән чаралар «Иннополис» махсус икътисадый зонасының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, яңа резидентлар агымы һәм, аерым алганда, стартап-проектлар барлыкка китерәчәк, аларда барлык преференцияләрне исәпкә алып, «кече» компанияләрдән нык компанияләргә үсү мөмкинлекләре арта. Бу төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм Татарстанга Россиянең икътисадый лидерларының берсе статусында калырга ярдәм итәчәк.
Тәкъдим ителә торган карар Россиянең кайбер төбәкләрендә инде сыналган. Алар арасында Төмән, Белгород һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Мордовия Республикасы һәм Камчатка крае бар. Ульяновск өлкәсендә ташламалар гамәлдә булган чорда 2016 елдан 2019 елга кадәр IT-компанияләр саны ике тапкырга арткан.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Иннополиста УСН кулланучы 45 компания теркәлгән. Узган ел бу компанияләрдән салым кертемнәре күләме 185,69 млн. сум тәшкил иткән.