Татарстанның яшь эшкуарларын «Үсеш өстенлекләре» конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендәге Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының дәүләти-хосусый партнерлык үзәге белән бергә шәхси эшкуарлык инициативасына һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча Россия күләмендә «Үсеш өстенлекләре» конкурсын оештыра.

Конкурс Россиянең киләчәген үзләренчә күзаллаучы, икътисадый үсеш стратегиясен эшләүгә үз идеяләрен кертергә әзер булган һәм илнең социаль-икътисадый сәясәтенә йогынты ясарга теләгән яшь эшкуарлар өчен файдалы мәйданчык буларак карала.

Чарага Россия Федерациясе гражданнары – шәхси эшкуарлар һәм капиталда катнашу өлеше 10% да ким булмаган хуҗалык җәмгыятьләре акционерлары чакырыла.

Конкурс ике этапта узачак. Сайлап алу туры конкурста катнашуга гаризаларны 15 апрельгә кадәр җыюны күздә тота. Шуннан соң, 25 апрельдә, конкурс сайтында беренче этап нәтиҗәләре бастырылачак һәм төп турга чакыру юлланачак.

Конкурс номинацияләре:

«Яшь эшкуар» – шәхси эшкуарлар арасында яше 35тән артмаган халык.

«Яшь бизнес» – конкурста катнашуга гариза биргән вакытка кадәр 3 елдан да иртәрәк булмаган вакыт аралыгында теркәлгән шәхси эшкуарлар.

Конкурс кысаларында игълан ителгән барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар бизнесны алга таба үстерү һәм ныгыту мөмкинлегенә ия булачак, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында акселерация программасы нигезендә ташламалы белем алачак, Россия күләмендә үткәрелә торган икътисадый форумнарда катнашачак, шулай ук җиңүчеләрнең проектларына федераль массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат алу һәм конкурста катнашуга гариза бирү өчен приоритетыроста.рф. рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International