Эшкуарлар «Бизнес территориясе - тормыш территориясе» форумында катнашырга чакырыла

2020 елның 28 феврале, җомга

20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе - тормыш территориясе» форумы узачак. Әлеге чара эшкуарлык үсешенең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу максатында бизнес вәкилләре, экспертлар һәм хакимият вәкилләре өчен очрашу мәйданчыгы булачак.

Чара программасы пленар утырышны, мастер-классларны һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала. Дискуссияләр өчен төп темалар булып электрон сәүдә, кече бизнес үсеше, глобаль дөньяда конкуренция, социаль эшкуарлык, үзмәшгульлек, шәһәр мохитен үстерү һәм экспорт тора.

Чарада катнашу – бушлай, https://bsaward.ru/ сайтында алдан теркәлү узарга кирәк.

Моннан тыш, «Бизнес территориясе - тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Успех» илкүләм эшкуарлык премиясе финалы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International