«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия инноваторлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстанның авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:

- Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат идарә системалары);

- Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән автоматлаштырылган

электрон идарә системалары);

- Агрокосмос (стратегик карарлар кабул итүне автоматлаштыру өчен геостацион орбитадан алынган мәгълүматларны эшкәртү);

- Агрометео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика).

Катнашу өчен 31 мартка кадәр http://kids.agronti.ru/ сайтында теркәлергә һәм инновацияле проект эшләргә кирәк.  

1-17 апрель көннәрендә – конкурсның читтән торып, ә 12-24 май көннәрендә турыдан-туры этабы узачак.

Конкурсның финал этабы 2020 елның сентябрендә Әлмәттә узачак.

Җиңүчеләр октябрьдә Мәскәүдә «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында бүләкләнәчәк.

Конкурс авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны Илкүләм технологик инициативаның (НТИ) технологик приоритетлары өстендә эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Оештыручылар – Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «АСК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциясез оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International