Түбән Кама «Бизнес-Успех» илкүләм премиясе финалында катнашачак

2020 елның 28 феврале, җомга

20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Успех» илкүләм эшкуарлык премиясенең финалы узачак, ул Россия төбәкләрендә кече һәм урта бизнесны үстерүнең уңышлы мисалларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Премиянең IX финалына, мастер-классларда һәм дискуссия сессияләрендә, шулай ук эшкуарлар һәм муниципаль берәмлекләр өчен конкурс программасында катнашу өчен, Россиянең төрле төбәкләреннән ике меңнән артык кунак киләчәк. Шулай ук экспозонда «Россия горурлана торган муниципалитетлар» күргәзмәсе эшләячәк, анда республика Түбән Кама шәһәрен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә Түбән Кама «Эшкуарлыкка ярдәм итүнең һәм инвестиция климатын яхшыртуның иң яхшы муниципаль практикасы» номинациясендә Премия финалисты булды. Эшлекле инфраструктураны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру аркасында шәһәргә югары күрсәткечләргә ирешкән. 

Форумда кече, урта һәм эре бизнес җитәкчеләре, цифрлы маркетинг белгечләре, сатып алу, экспортка сату экспертлары, төбәкләрнең инвестҗәлеп итүчәнлеге, үзмәшгульлек, шәһәр мохитен һәм экспортны үстерү экспертлары чыгыш ясаячак. Барлыгы 50 артык бизнес-спикер катнашачак, аларның күпчелек өлеше – соңгы берничә елда компаниясен 2-5 тапкырга үстергән тәҗрибәле эшкуарлар.

Форумда катнашу бушлай, теркәлү таләп ителә.

Белешмә:

«Бизнес-Успех» илкүләм премиясе – КУЭ корпорациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган, «ОПОРА РОССИИ» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Иҗтимагый палатасының уртак проекты. Оештыруда ярдәм итүче – Россия экспорт үзәге. Стратегик партнер – Федераль пассажир компаниясе (РЖД). Рәсми иганәчеләр: ВТБ банкы, Россельхозбанк, рәсми партнерлар: МСП Банк, Промсвязьбанк, Открытие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International