Алексей Песошин ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул – ТР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ведомствоны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Алексей Песошин Фәрит Габделганиевнең республика икътисады үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Әйтик, Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны арта. Төбәкнең тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше – 26 проценттан артык, республика тарихында бу иң югары күрсәткеч. Кече бизнеста эшләүчеләр саны 600 мең кешегә кадәр арткан. Фәрит Габделганиев катнашында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга һәм үзмәшгульләрне теркәү буенча сынау проектына старт бирелде. 

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, республика шактый күләмдә ташлама алды, бу икътисадый потенциалны үстерергә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы федераль бюджеттан 1,6 млрд сум җәлеп иткән. «Сезнең эштә Татарстан Республикасы Президенты билгеләгән яңа юнәлеш кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренең мантыйкый дәвамы булачак. Сезгә яңа постта уңышлар телим», - дип өстәде Алексей Песошин. 

Яңа җитәкчене тәкъдим итеп, ТР Хөкүмәте башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтовның республика Икътисад министрлыгын 2010 елдан 2014 елга кадәр җитәкләве турында билгеләп үтте. «Сезнең тәҗрибә һәм белемегез Министрлык коллективының алга таба уңышлы һәм максатчан эшенә ярдәм итәргә тиеш. Ил Президенты тарафыннан җитди бурыч куелды – тулай төбәк продуктын 5% арттыру. Бу бик зур эш, стратегик планнарны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда координация системасын яңадан карауны таләп итә. Дәүләт идарәсе һәм икътисадның реаль секторы үсешен комплекслы күзаллау, көйләү мохитен камилләштерү һәм башкалар таләп ителә. Шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды белән эшләү, сәнәгать паркларына резидентлар җәлеп итү, шулай ук инжиниринг үзәкләрен һәм прототиплаштыру үзәкләрен үстерү мәсьәләләре дә бар, аларны булдыруга шактый акча кертелгән», – дип ассызыклады Алексей Песошин. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов республика җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International