ИТ-паркта инноваторлар өчен инновация проектларына ярдәм итү чараларына багышланган берничә түгәрәк өстәл тәмамланды. 2020 елның 5-18 нче март көннәрендә «Татарстан фәнни-тикшеренү үзәге» ДУП тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган чаралар узды.
Татарстанның коммерциясез оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва белдерә ала. 2020 елда икенче конкурста катнашу өчен гаризалар 31 нче мартка кадәр кабул ителә.
Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы предприятиесе 34 миллион кредит алган. Займ алганда поручитель булып ТР Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды катнашты.
Бу хакта гамәлдәге эшкуарлар һәм Россиядә үз эшләрен ачарга теләүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөйли.
Социаль проектны ничек итеп гамәлгә ашырырга һәм грант ярдәмен ничек алырга? Бу хакта республиканың Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 йорт) 20 март көнне, 14.00 сәгатьтә «Социаль проектлау һәм социаль проектларга идарә итү» семинарында сөйләячәкләр.
Моношәһәрләрне үстерү фонды концессия проектларны финанслау, лизинг компанияләренә заемнар бирү, шулай ук моношәһәрләрдә социаль инфраструктура объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне финанслашу белән шөгыльләнәчәк. РФ Хөкүмәтенең «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциясез оешмасына федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында» 1186 номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелгән. Документка РФ премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.
Татарстанда 2016 елдан башлап «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Дүрт ел эчендә 12 яңадан җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пункты (ППТО) аккредитацияләнде. Аларның 6сы – Казанда, 3се – Яр Чаллыда, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Лениногорскта 1әр пункт урнашкан.
Республиканың коммерциясез оешмалары Татарстан буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органына 2019 ел өчен (еллык) № 1-СОНКО «Социаль юнәлешле коммерциясез оешма эшчәнлеге турындагы белешмәләр» формасы буенча хисап тапшырырга тиеш. Документлар 1 нче апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы, социаль эшкуарларны һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны (СО НКО) үстерүдә ярдәм күрсәтү максатында, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү буенча Ресурс үзәге белән берлектә, республикада «Социаль проектлау, эшчәнлек һәм социаль проектларга ярдәм итү чаралары» темасына түгәрәк өстәлләр уздырды.
Предприятиеләр тарафыннан еллык хисаплылык тапшырылу ТР Икътисад министрлыгы, Росстат һәм РАНХиГС экспертлары белән берлектә, республика оешмалары өчен федераль статистик күзәтү формаларын дөрес тутыру буенча семинар-уку үткәрде.