Татарстанда 2016 елдан башлап «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Дүрт ел эчендә 12 яңадан җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пункты (ППТО) аккредитацияләнде. Аларның 6сы – Казанда, 3се – Яр Чаллыда, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Лениногорскта 1әр пункт урнашкан.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән пунктарга автомобильләрне метанга күчерү нәтиҗәсендә алынган керемне кайтаруга субсидияләр бирелде. 2016-2019 елларда күрсәтелгән финанс ярдәме 111,2 млн.сум исәпләнә.
3867 транспорт чарасы яңадан җиһазландырылган. Алардан 782 автомобиль 2016 елда метанга күчкән, 2017 елда – 489, 2018 елда – 1277, 2019 елда – 494.
2020 елда «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.