Моношәһәрләрне үстерү фонды концессия проектларны финанслау, лизинг компанияләренә заемнар бирү, шулай ук моношәһәрләрдә социаль инфраструктура объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне финанслашу белән шөгыльләнәчәк. РФ Хөкүмәтенең «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциясез оешмасына федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында» 1186 номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелгән. Документка РФ премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.
Республика территориясендә хәзерге вакытта 7 моношәһәр урнашкан, анда миллионнан артык кеше һәм икътисадый актив халыкның дүрттән бер өлеше яши. Исегезгә төшерәбез, Фонд ярдәмендә Татарстанның моношәһәрләрендә гомуми суммасы 3,5 млрд сумнан артык масштаблы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. 2018 елда «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгының һәм «Түбән Кама» сәнәгать паркының инженерлык һәм юл инфраструктурасын оештыру эшләре төгәлләнде. 2019 елда Яр Чаллыда Хайер заводлары өчен мәйданчыктан тыш челтәрләр булдырылды. 2019 елның декабрендә Түбән Каманың Чистай урамында автомобиль юлын реконструкцияләү эше тәмамланды. 2020 елда Х5 Retail Group компаниясенең «Елабуга» күмәртәләп-бүлү үзәге өчен челтәрләр төзү планлаштырыла, бу хәл Алабуга шәһәрендә гомуми җәлеп ителгән инвестиция күләме 1,0 млрд.сум булган һәм 269 яңа эш урыны булдырылган Х5 RETAIL GROUP күмәртәләп-бүлү үзәген төзүгә кагылышлы инвестпроектны тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк.
Үз чиратында, кабул ителгән документка ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды лизинг компанияләренә елына 0% дәрәҗәсендә 5-250 млн.сумга кадәр заемнар бирә алачак, бу моношәһәрләрдә транспорт системасын һәм торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук расланган үзгәрешләр белән Фондның концессия, дәүләт-хосусый партнерлык һәм муниципаль-хосусый партнерлык проектларына елына 0-5% ставкасы белән 25 млнсумнан башлап 1 млрд.сумга кадәр займ бирү мөмкинлеге дә кертелә. Тагын бер яңалык – Фонд тарафыннан шәхси эшкуарларның инвестиция проектларына ярдәм күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, МОНОГОРОДА.РФ фонды социаль инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә дә ярдәм итә башлаячак. 50 мең кешегә кадәр яшәгән моношәһәрләрдә Фонд акчалары инфраструктура объектлары бәясенең 50%ына кадәр тәшкил итәчәк. Ярдәмнең мондый чарасы Фондның«Место притяжения» проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше булачак.
«Концессияләр, лизинг, социаль инфраструктураны финанслау – моношәһәрләр моны бик көтте. Эш урыннары булдыру гына җитми, халык ихтыяҗларына җавап бирү, моношәһәрләр өчен актуаль проблемаларны бергәләп хәл итү мөһим – ә бу чиста су, җылылык һәм электр челтәрләренең өзлексез эшләве, заманча җәмәгать транспорты дигән сүз. Фондның яңа инструментлары бу бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры, ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Ирина Макиева.
Махсус ярдәм чаралары федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелгән моношәһәрләр өчен дә булачак. Аерым алганда, Фонд әйләнеш капиталына займнар бирә алачак. Шулай ук мондый моношәһәрләрдә күпләп сату белән бәйле проектларны Фонд тарафыннан финанслау буенча чикләү бетерелгән. Мондый ярдәм чарасы Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә су басудан соң 2019 елның җәендә эшләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, МОНОГОРОДА.РФ тарафыннан элеккеге финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары тулы күләмдә калачак.