Бу хакта гамәлдәге эшкуарлар һәм Россиядә үз эшләрен ачарга теләүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөйли.
2019 елның сентябрендә «Синергия» университеты Аналитика үзәге бөтен Россия буенча бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре арасында сораштыру башлап җибәргән. 4 ай эчендә анда 144 меңнән артык кеше катнашкан. Сораштырулар нәтиҗәләре буенча, россиялеләр старт алу һәм алга таба бизнесны үстерү өчен төп киртәләр дип финансларның чикләнгән булуын һәм эшкуарлык өлкәсендә белем һәм компетенцияләр булмавын атаган. Экспертлар потенциаль һәм гамәлдәге эшкуарлар арасында дәүләт тарафыннан ярдәм итүнең финанс чараларына һәм бизнес өлкәсендә өстәмә белем алуга ихтыяҗ бар, дип белдергән.
Эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен булган киртәләрне өйрәнүдән тыш, аналитиклар шулай ук гамәлдәге һәм потенциаль эшкуарларның өстәмә бизнес-белем алу ихтыяҗын бәяләү белән дә кызыксынган. Бизнес үсешен тоткарлаучы төп сәбәп – финанс һәм капиталның чикләнгән булуы (42,6%), белем һәм бизнес масштаблау стратегиясе булмау (40,5%), бу, экспертлар фикеренчә, эшкуарлык белеме нигезләренең түбән дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
Шунысын да ачыклау мөмкин булган, гамәлдәге предприятиеләр арасында аларның күбесе кимендә 10 ел эшли икән (84,7%), шул ук вакытта соңгы ике елда ачылган оешмалар өлеше шактый (38,8%). Бу факт Россиядә эшкуарлык белән шөгыльләнүгә этәргечнең югары булуы турында раслый – үз эшен ачарга һәм үзе өчен эшләргә теләүчеләр җитәрлек.
Шунысы да игътибарга лаек, респондентларның күпчелеге үз бизнесларын үсә баручы һәм үсә торган (41,6%) итеп характерлый, шул ук вакытта 8,1%ы гына аны алга таба үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген белә. Һәр сигезенче эшкуар (12%) бизнес күләменең кимүе турында әйткәндә һәм бу хәлдән ничек чыгарга кирәклеген бик азлар гына (0,9%) белә икән.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектында каралган ярдәм чаралары дәүләт тарафыннан сораштыру барышында ачыкланган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Бу – кече һәм урта бизнеска ташламалы кредитлар, теге яки бу сәбәпләр аркасында традицион банк продуктларыннан файдаланмаган эшкуарларны микрофинанслау, инновацияле кече эшкуарлыкка грант ярдәме, биржада кыйммәтле кәгазьләрне урнаштырганда субсидияләү, ташламалы лизинг, технопарк резидентлары өчен дәүләт субсидияләре һ.б.
Социологик тикшеренүләр фокусында респондентларга белем җитми торган мәгариф юнәлешләре ачыкланды. Бизнес өлкәсендә иң кирәкле модульләр булып маркетинг һәм клиентлар җәлеп итү, керемне арттыру һәм компания масштабы тора. Сораштыруда катнашкан потенциаль бизнесменнарның яртысыннан артыгы (54,8%), тулаем алганда, үз эшеңне ничек ачарга кирәклеге турында беләсе килә, дип билгели.
Экспертлар шулай ук эшкуарлар белеменең шактый югары дәрәҗәдә булуына игътибар итә: респондентлар арасында «гамәлдәге эшмәкәрләр» категориясендә югары белемле кешеләр 76,0% тәшкил итә (аларның 1,7%ы фәнни дәрәҗәгә ия). Аналитиклар билгеләп үткәнчә, югары белем һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе арасында турыдан-туры закончалык күзәтелә. Әйтик, аена 10 млн.сум табыш алучы һәр унынчы бизнесмен аспирантура тәмамлаган. Мәктәптә махсус урта белем алган яки бөтенләй укып бетергән кешеләрнең уртача кереме 100 мең сумга кадәр җитә. Әлеге мәгълүматлар нигезендә экспертлар эшкуарларның белем дәрәҗәсе бизнес үсешенә генә түгел, бизнесменнарның керем дәрәҗәсенә дә турыдан-туры йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә килгән.